Балык Бистәсе муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

 Бүген Балык Бистәсе муниципаль район Советының егерме алтынчы чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды

    Бүгенге утырыш эшендә катнаштылар:

- Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Гарипов Илнур Мәхмүт улы;

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы;

- "Казан май комбинаты" АҖ генераль директоры киңәшчесе, "Нәфис Косметикс" АҖ Директорлар советы рәисе, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий Михаил Федорович;

- Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең, Совет аппаратларының һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, дәүләт органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, оешма, предприятие, учреждение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.

   Депутатлар каравына тәкъдим ителде берничә сорау. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радик Исламовны 2021 елга район бюджеты үтәлеше турында билгеләп кую турында. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International