ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә (блокадалы боҗра 1943 елның 18 гыйнварында өзелә) — блокада 872 көн дәвам итә, кайбер чыганакларда 871 көн. Әдәбиятта һәм һәйкәлләрдә түгәрәкләнү — 900 көн һәм төн. Ленинград блокадасы нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гомуми саны кимендә 1 млн 93 мең кеше (963 мең + 129 мең) тәшкил иткән.,
Ватаныбыз кичергән сугыш куркынычларын онытырга ярамый.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Балык Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, « Күгәрчен урта мәктәбе» МББУ, «Олы Кульга башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары, өстәмә белем педагоглары Шәмсевәлиев Г.Г. һәм Гыйлемханов И.Р. җитәкчелегендә көрәш буенча республика турнирында катнаштылар 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында , шулай ук 2011 елда туган һәм А.Ш. Яруллин исеменнән кечерәк кызлар арасында билбау көрәше буенча көрәш 2023 елның 20 гыйнварында К. Насыйри исемендәге 80нче мәктәп базасында узды.

Бәтке авылы мәдәният йорты. Холокост корбаннары көненә "Хәтер сәгате"

"Я дышу - и значит, я люблю! Я люблю - и значит, я живу!

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Бәтке мәдәният йорты."Безнең авыл осталары"

Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проекты.  «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проекты. Бүгенге героиням тумышы белән Үри Чаллысы авылыннан, балачагы, бик күпләрнеке кебек, сугыш чорына туры килгән, туйганчы ашау-эчү күрмәгән Михайлова Пелагия Тимофей кызы.  Җиде бала анасы,  I, II дәрәҗә "Ана"медале, III дәрәҗә " Ана даны" Ордены иясе Пелагия Михайлова  1911 нче елның 12 маенда Үри Чаллысы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе укытучы булу сәбәпле, алар Кукмара районының Үрәчбашы  авылында яшиләр.    Тормышлар авыр булу сәбәпле,Пелагия Тимофеевнага дүрт сыйныфны гына тәмамларга туры килә .     Әтиләре гаиләсе белән  туган авыллары Үри Чаллысына кайтып төпләнә. Бу елларда әлеге авылларда да яшәү шартлары мактанырлык булмый. Ир-атмы син, хатын-кызмы дип сорап тормаганнар – колхоз эшендә барысы да бер булган. Алар япь- яшь башларыннан иптәш кызлары белән берлектә Үри басуларында гектары белән чөгендерен дә утаганнар, бәрәңгесен дә утыртканнар, җыеп алганнар, урман кискәннәр, агач эшкәрткәннәр, аны төяп җибәргәннәр. Сугыш башлангач алар кузгалак, кычыткан ашауга күчә.Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыйганнар.Пелагия Тимофеевна  колхоз эшендә 35ел хезмәт куйган.    Ул елларда электр да, техникасы да булмаган, бар эш кул хезмәте белән башкарылган. Шушында эшләп-яшәп ятканда Пелагия   Павел исемле егет белән таныша. Очраша башлыйлар, бераздан гаилә коралар. Ләкин аларны  җиңел тормыш көтми. Пелагия сарык фермасына эшкә урнаша. Сарык көтүе көтә,шул вакытта җир өстендә калган өшегән бәрәнгеләрне җыеп алып кайтып, аннан он ясап гаиләсен туендыра, үгез җигеп эшләргә дә туры килә аңа.Чалгы, урак белән басуда арыш, борчак, карабодай игәләр.Шул ук вакытта уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан яшереп кенә утын алып кайтулар да аның җилкәсендә булган.Кызганычка каршы хәзерге вакытта Пелагия Тимофеевна юк инде – гүр иясе булганына да күп еллар узган.     Павел Михайлов белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. (Кызганычка, аларның дүртесе гүр иясе инде). Балалары бик тәртипле, тәүфикълы, тормышлары матур.  Барлык балалар, туганлык хисләрен нык итеп саклап, бик матур һәм дус яшиләр. Кызы Раяның әйтүенчә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә әти- әниләренең өенә күп туганнары җыела икән. Пелагия апаның оныклары, оныкчыклары гына да бүген 20гә тула.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International