Балык Бистәсе районында халык җыеннары уза

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бутаева Наталья Владимировна Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы район башлыгы урынбасары 20 гыйнварда Полянка, Троицкий Урай һәм Олы Кульга авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очраштылар.

Җирлек башлыклары 2022 елда социаль - икътисади үсеш турында хәбәр иттеләр.

Акча ничек бүленгәнлеге белән таныштырдылар. Кагыйдә буларак барлык акча җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән:

Чокырларны ремонтлау;
Юл билгеләрен сатып алу һәм урнаштыру;
Урам яктырткычларын реконструкцияләү;
Жәйге һәм кышкы юлларны тоту;
Янгын гидрантларын алу һәм урнаштыру.

   Колга авыл җирлегендә "Безнең ишегалды"республика программасын тормышка ашыру бара. 2023 елда 1 ишегалды ремонтланачак.
Прокурор ярдәмчесе Балык Бистәсе районы прокуратурасының башкарган эшләре турында сөйләде.

   МВД вәкиле халыкка мобиль банк аша түләүләрне башкаруда игътибарлы булырга искәртте. Бик күп мошенниклар смс хәбәрләр аша эшли.Участок полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International