7 августта Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Чекушков Степан Иван улын туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызынан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.