28 июньдә Корноухово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Чистякова Анна Николай кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан һәм Корноухво авыл җирлеге Башлыгы Колчанов Владисав Виктор улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.