20 июньдә Починок авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кукаров Леонид Семен улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Урахча авылы җирлеге Башлыгы Гараев Федаил Мәхмүт улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.