1 июньдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Кустовская Нина Василий кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.