Халыкара Гаилә көне

2017 елның 16 мае, сишәмбе

15 нче май көнендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе -Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә үзенчәлекле хөрмәт күрсәтү көне булып тора.

12 май көнне Балык Бистәсе  муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы  үзәге “Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре  тарафыннан “ Без бергә тату гаилә” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараның максаты булып үз гаиләңә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, әти-әниләр һәм балалараны узара якынайту торды.Бәйрәм кичәсен күп балалы гаиләләр:Хасановлар,Рагимовлар,Зариповлар,Гиззятовлар  бизәде. Гаиләгә багышланган күп җырлар, шигырьләр яңгырады, куңел ачу уеннары үткәрелде.

         Тәмамлау өлешендә бәйрәмдә катнашучылар һава шарларында бу бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре ясадылар һәм узләренең иң изге теләкләрен теләделәр.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International