12 апрельдә Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сабирова Хәлимә Сабир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды