20 мартта Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гззатуллина Бибисара Галим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннәхмәт улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды