Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә Татарстанда экология һәм җәмәгать киңлекләре елы ачылуга багышлап экология дәресе узды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

  2 мартта Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә экологиягә тулы бер көнне багышладылар.Ул иртәдән үк хәзер модага кергән күңелле флэш моб белән башланып китте. Укучылар көче белән табигатьне саклауга багышланган фотографияләр, рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

8, 10 сыйныфларда аерым темаларга багышланган экологик дәресләр үткәрелде. Аларда муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе начальнигы Илһам Сабиров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International