18 февральдә Кече Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Закирова Бибизәйнәб Зыятдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.