Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу, кисәтү максатыннан 13–17 февраль чорында “Арсенал” оператив–профилактик операциясе үткәрелә.
Йортыгызда, кайдадыр чормагызда нинди дә булса корал, хәрби кирәк–яраклар аунап ята икән, аны полициягә илтеп тапшыруың хәерле инде. Законсыз сакланучы коралны, шартлаткычларны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса, җинаять җаваплылыгына да тартылуыгыз бар.
Автор: Илгиз Җәмәлиев.