Интерактив сәгать:"Мәңгелек хәтер"

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

  16 февральдә Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие - Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Балык Бистәсе 1 номерлы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары белән, интернациональ-сугышчыларны искә алу көне уңаеннан “Мәңгелек хәтер” дип исемләнгән  интерактив сыйныф сәгате үтте.

Чара  барышында, Афган сугышы турында мәгълүмәт бирелде, “Приказ бирелде” дип  исемләнгән видеофильм  күрсәтелде, интерактив сәгать презентация белән н үрелеп барылды.

Укучыларда,чара зур кызыксыну уятты,алар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм бик игътибарлы булдылар.

Сәгать азагында, балалар кайнар нокталарда хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайта алмаган интернациональ- сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International