2 февральдә Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллина Асия Дәүләтшә кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге Башлыгы Дмитриев Анатолий Николай улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.