Кичә районыбызның Казаклар авылында булган янгында бер хуҗалык тулысынча янып бетте. Янгынчылар, авыл халкының, күрше авыл кешеләренең бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә ут капкан икенче хуҗалыкны саклап кала алдылар. Янгынны сүндерүдә районнан өч янгын сүндерү машинасы, Олы Елга авылының ирекле янгын сүндерүчеләре командасының техникасы катнашты. Рәсми чыганаклардан мәгьлүм булганча, янгын электр җиһазларының төзексезлегеннән килеп чыккан. Шулай итеп авылга күптән түгел генә күчеп килгән гаилә сәгатьләр эчендә бар байлыгыннан мәхрүм калды. Сак булыйк, сакланганны Ходай саклармын дигән. Икенче халык әйтемендә : Бурдан кала, уттан калмый дигән гыйбарә дә бар.
Вазыйх Фатыйхов.