Балык Бистәсе егетләре өчен армиядә хезмәт итү дәрәҗә

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә
Ир-егетнең  батырлыгы, каһарманлыгы, кыюлыгы, туган ягына мәхәббәте һәр заманда да югары бәяләнде.
 Бер-ара егетләребез армия хезмәтеннән куркып, каушап кала башлаганнар иде. Бу озак бармады. Яшьләребез янәдән бурыч үтәүнең кирәклеген аңлый башлады.
Бүгенге көндә армия хезмәтенә чакырылу буенча Татарстан Республикасы беренче урында бара.  2016 елда 152 егет Ватан алдында үз бурычын үтәргә киткән. Татарстанга күчмә Вымпелны тапшыру тантанасында Россия оборона Министры армия генералы Сергей Шойгу да катнашты. Үзенең чыгышында мондый Вымпелның Татарстанга алтынчы тапкыр бирелүен ассызыклап үтте ул. 
 
Алия Хәбибуллина.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International