“Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгы терлекчеләре – Харис Хәлиуллин белән Әхкәмулла Хәмидуллин тугрыклы хезмәт юлында.

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
Әлеге рәсемдәге егетләребез “Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгы терлекчеләре  – Харис Хәлиуллин белән Әхкәмулла Хәмидуллин.  Алар икесе дә хуҗалыкның ышанычлылары дисәк тә, сүзебез дөреслеккә туры килер. Коллективта аларны юкка гына үрнәк хезмәткәрләр итеп санамыйлар.
Шуларның берсе- җитәкчелекнең хөрмәтен казанган Әхкәмулла хакында аерым тукталып үтәсем килә.  Хуҗалыкта инде  берничә дистә еллар дәвамында хезмәт куя ул. Узган ел Әхкәмулланы хезмәттәшләре олылап лаеклы ялга озатканнар. Әмма,  әле эшен ташларга җыенмый да. Җәй айларында яңа төзекләндерелә торган бинада хезмәт куярга исәбе зур булуын белдерде: “Бинаны иркен һәм якты итеп яңарта осталар. Азык тарату, саву механизмнары һәм тирес чыгару җайланмалары бик уңайлы урнаштырганнар”, –  диде ул.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
 
Идрис Аметов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International