Узганыннан хатирәләр, киләсенә теләкләр

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
Илфат Хөснетдинов, автотранспорт предприятиесе начальнигы:
–Икътисадый кыенлыкларга карамастан, елны ярыйсы гына хезмәт уңышлары белән төгәллибез. Гомуми табыш 20 миллион сумннан артты, 120 меңнән артык пассажир йөрттек. Һәр көнне Казанга алты рейс ясыйбыз. Моннан тыш 6 авылдан 300гә якын райондашыбызыны Май комбинатына илтәбез, алып кайтабыз. Автобус паркын даими  яңартабыз. 2015 елда лизингка 2 автобус алган идек. Быел тагын өч заманча автобус алып кайттык.Алар безгә  яңа елда халыкка хезмәт күрсәтүне тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирер әлбәттә.
Яңа елда барлык транспортчыларга хәвеф–хәтәрсез, тигез юллар телим.
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International