27 декабрьдә Чирмешән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сафина Мәүлия Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Корноухово җирлеге сәркатибе Каримова Илсөяр Габракиб кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.