15 декабрьдә Яңа Сала авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамидуллин Нәзметдин Фәрхулла улын туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.