Илфат Ногманов белән ”Масловский” хуҗалыгы белгечләре “бу егет безнең әйдәүче тракторчыбыз” дип таныштырдылар.
Сонгы елларда ул МТЗ-80 тракторында эшли. Ел дәвамында җаваплы участокларда ул. Яз башыннан җир эшкәртеп чәчү чәчә, терлек азыгы хәзерләүдә дә актив катнаша. Ә кыш айларында Илфат терлекчелеккә килә. Бер меңнән артык терлекне тәрбия кыла ул. Азык утарыннан дистәләгән рулон салам, печән тюклары ташып маллар алдына тарата, аннан соң “Делаваль” җайланмасында сенаж, фураж һәм башка өстәмәләрне улакларга тарата. Егет буш вакытларында чәчүдә катнашачак агрегатларын күздән үткәреп эшкә әзерләргә дә вакыт таба.
Идрис Аметов.