Игътибарлы булыгыз: Балык Бистәсендә “Снегоход” операциясе старт ала

2016 елның 10 декабре, шимбә

Районыбызда 9 декабрьдән - 25 нче декабьргә чаклы “Снегоход” операциясе старт ала.

 Аның кысаларында ЮХИДИ инспекциясе хезмәткәрләре белән Гостехнадзор инспекторы  берлектә район биләмәсендә берләштерелгән рейдлар үткәрү һәм башка күп төрле тикшерү чаралары планлаштырыла. Рейд барышында иң элек бу машиналарның техник торышына һәм исәпкә куюга зур игътибар биреләчәк. Бүгенгесе көнне районыбызда мондый тиз йөрешле машиналарның саны йөздән артып китә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International