2016 елның 8 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районында социаль яклау бүлегендә Россия Федерациясенең социаль хезмәт, халыкны зш белән тәэмин итү министрлыгының 2015 елның 15 октябрендә 723 номер белән расланган приказы нигезендә “ Индивидуаль реабилитация яки абилитация , инвалид бала ,инвалидлар программасы үтәлеше “турында түгәрәк өстәл узды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән район хезмәткәрләре очрашты. Аларның кызыксындырган сорауларга халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, сәләмәтлек саклау бүлеге җавап бирде.
Иң күп бирелгән сораулар: техник тернәкләндерү җайланмалары белән тәэмин итү, субсидия-ташламалар буенча, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану һәм санаторийга бару.