Корноухово картлар йортында яшәүчеләр белән очрашу

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

  Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Вәлиев инвалидлар декадасы уңаеннан Корноухово картлар йортында яшәүчеләр белән очрашты, аларга бүләкләр өләште.

"Оптимистик рухыгыз сынмасын, кеше авыр чакларында берләшергә тырыша. Бердәм булып, бер гаиләдәй яшәгез. Биредә тудырылган шартларны начар димәс идем. Хезмәт күрсәтүчеләр үз эшләренең осталары. Актив тормышта, саулыкта, озак итеп яшәргә язсын үзегезгә",- диде ул.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре   волонтерлар белән берлектә концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр бик җылы кабул иттеләр.

Кичәнең азагында волонтелар , Балык Бистәсе районының 2 нче номерлы мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International