1 декабрьдә Камский авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Ахметшина Мария Николай кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.