Элек-электән калаларда һәм район үзәкләрендә көзге уңышны җыеп алганнан соң олы базар көн, ягъни ярминкәләр үткәрелгән. Халык анда үз хуҗалыгыннан артып калган продукт, җитештергән товарлары белән сату иткән.
Бүгенге көннәрдә уздырыла торган ярминкәләр дә әнә шул еллардан килгән дәвамлы традиция. Ә бит хәзер сатуда ниләр генә юк?! Узган шимбә көнне район үзәгендә булып узган ярминкә дә ассортимент төрлелеге белән күпләрне шаккатырды.Үзәктәге рәт-рәт булып тезелгән сату нокталарын иртәнге сәгатьләрдә үк сатып алучылар “камап” алган иде инде.
–Ярминкә буласын район гәҗитеннән укып белдем. Кышка кергәнче ел да шулай кирәк-яракны җыеп калам,–ди бер кулына шактый саллы пакетын тоткан, икенче кулына мунча себеркесе алган Хәкимулла бабай. –Ни дисәң дә, монда арзанрак, балам,–дип тә өстәп куйды ул.
Әйе, килешәм, бәяләр буй җитмәслек түгел. Әнә, Кызыл Йолдыз урманчылыгы мунча себеркеләренә–30 сум, көрәк сапларына исә 40 сум хак куйган. “Казанга еш йөрибез. Моның ише товарлар кайда да бик үтә”,–ди Мәүләтхан Гобәев.
Хуш исле мәтрүшкәләр белән бәйләгән каен себеркеләрен “Шакиров” крестьян-фермерлык хуҗалыгы да алып килгән. Сатучысы Резидә Мөхетдинованың теле телгә йокмый. “Менә бу банкаларда Берсут урманнарыннан җыелган майлы, гөрәҗдә, ак гөмбәләр. Барысы да экологик яктан чиста, яхшылап эшкәртелгән,–ди ул. –Ә менә монысы, 5 килолы пакетта, үзебездә тарттырылган югары сортлы он–100 сум тора”. Чөгендер, кишерне дә сатуга куйган алар.
Яшелчәләр дигәннән, аларын мәктәп коллективлары аеруча күп әзерләгән.
–Барысы да үзебезнең мәктәп яны бакчасында үстерелгән,–ди Балык Бистәсе гимназиясе директоры Р. Сатдинов. –Яшелчәләр бигрәк уңды быел. Бәяләрен дә кыйммәт куймадык. Кишер, кәбестә, чөгендерләр 10 сумнан бәяләнсә, суган 15 сум тора.
Моннан тыш гимназиялеләр йон оекбаш, бияләйләрне дә сатуга чыгарганнар. Тамак ялгарга теләүчеләргә кайнар пирожкилар да бар.
Балыклы Чүкәй мәктәбе кабак, орлыклык суган, тозлы кәбестә, ташкабаклары белән сатып алучыны җәлеп итсә, Ямаш мәктәбеннән килгән җиләк кайнатмалары исә һәркемне үзенә дәште. Ә яңарышлыларның шома итеп ясалган уклау, бизәк төшерелгән куна такталары күз явын алырлык. Бәяләре дә кыйммәт түгел–50 сумнан.
–Ә без бүген мең сумга якын продукция сатарга өлгердек инде,–ди Котлы Бөкәш мәктәбеннән килгән Ләйсән Шәйдуллина белән Юлия Вәлиева. –Сарымсак, кишерләрне аеруча яратып алдылар.
Балык Бистәсе агротехникумы бодай, арпа, арыш кебек беренчел авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте бу көнне. Равил Мөхәммәдиев белән Фәния Бикмуллина керемнән бик канәгать күренәләр. Бодайның килограммы 9 сум булса, арпа–8 сумнан, арыш–6 сумнан сатылган.
Ярминкәгә крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр дә авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп тәкъдим иттеләр. Анатыштан “Талаков” крестьян-фермер хуҗалыгы алып килгән рулонлы печән, “Зәйнуллин”нан—ашлык, “Габдриев”тан килгән бакчага кертеләчәк тирес тә--барысы да үз ияләрен тапты. “Камил Садыйков” исә сатуга борай, сыр, каймак, май, кефир, сөт, эремчек кебек продуктлар алып килгән.
Товар төрлелеге, бәяләр, әлбәттә, һәркайсында үзенчә. Балык Бистәсе “Сөт иле” икмәк кабул итү предприятиесе шикәр комын 2150 сумнан куйса, ООО “Кама”да ул 1900 сум иде.
–Продукцияне шактый күп алып алып чыккан идек. Халык бик тиз алып бетерде,–ди ООО “Кама” сатучысы Фаягөл Сәлахова. –Бәяләр чагыштырмача арзан булды. Бу ярминкәдә, мәсәлән, Казанда җитештерелгән югары сортлы онның бер капчыгы (50 кг.) 1000 сумнан, 5 литрлы сыек май 300 сумга сатылды.
Сер түгел, барыбызга да товарның сыйфатлысы, шул ук вакытта арзанлысы кирәк. Ярминкәдәге товарлар исә һәр икесенә дә җавап бирерлек, сатып алучыларны канәгатьләндерерлек. ООО “Круг” җәмгыятеннән килгән Чулман балыкларына да сорау зур иде бу көнне.
–Һәр ярминкәдә катнашабыз, һәркайсында да сатуыбыз күп була,–ди Альбина Сәфәрова. –Киптерелгән, ысланган балыкларны аеруча яратып алалар. Ә инде болары яңа тотылганнары,–ди ул, ящиктагы кәрәкә, корбан, судак балыкларын күрсәтеп. –Иртәнге сәгатьләрдә үк ? сумлык продукт сатарга өлгердем инде.
Әйе, барысы да үзебезнеке, үз җирлегебездә игелгән, җитештерелгән. Шуңа да халык ярминкәләрне көтеп ала. Экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимешләр җәйләрдә генә түгел, кышларда да өстәлләребезне бизәр, ап-ак оннан пешерелгән күмәч, икмәкләребез табын түрендә булыр, шушы матур узган ярминкә көнен хәтерләтер әле.
Фәрвәз Каюмова.