Балык Бистәсе "Кулон-Агро" хуҗалыгында игенчеләр бәйрәм иттеләр

2016 елның 3 декабре, шимбә
 Узган атнаның шимбә көнне “Кулон-Агро” хуҗалыгы механизаторлары уңыш бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
 Игенчеләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе  җитәкчесе Камил Гаязов тәбрикләде. Ул  район  башлыгы исеменнән хуҗалыкның быелгы быелгы урак батыры Айдар Камалиевкә һәм тагын берничә хезмәт алдынгысына Мактау кәгазьләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Кулонлылар быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 25 центнер уңыш алып, 16863 тонна тулай җыем алуга ирештеләр.
 

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International