Балык Бистәсендә "Балаларга хокукый ярдәм көне" үткәрелә

2016 елның 18 ноябре, җомга

Һәр елның 20 ноябрендә хөкүмәт комиссиясе тарафыннан “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм” Федераль Законын үтәү максатында бөтенроссия “Балаларга хокукый ярдәм көне” үткәрелә.

Быел мондый чара 18 ноябрьдә үтәчәк. Балык Бистәсе муниципаль районында  ул  10:00 сәгатьтә Балык Бистәсе поселогы, Заводская урамы, 6А йортында урнашкан,Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ГАУСО «КЦСОН «Доверие – Ышаныч» актлар  залында булачак. Тел. (88-43-61)2-11-22. Бу көнне ятим балалар, ата-аналарының тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, үз гаиләләренә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны  тәрбиягә алырга теләүчеләр, инвалид балалар, уллыкка (кызлыкка) алучылар һәм аларның  законлы ышанычлылары төркемнәренә кагылышлы юридик затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак. Чарада Россия Эчке Эшләренең, Федераль суд приставлары хезмәтенең Балык Бистәсе буенча бүлек хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль район социаль яклау, мәгариф, муниципаль районы Советы аппаратының юридик бүлеге хезмәткәрләре, адвокат, нотариуслар катнашып сорауларга җавап бирәчәкләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International