Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Бистәлеләрне көтеп алалар
2016 елның 18 ноябре, җомга
Соңгы вакытларда Республикабыз шәһәрләрендә көзге ярминкәләр оештыру нык популярлашып китте.
Аннан районыбыз хуҗалыклары да читтә калмыйлар. Без шулар хакында сораштыру максатыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Рафаэль Рәхимҗанович хуҗалыкларда кыр эшләре тәмамлангач, гадәттә, хезмәткәрләр ялга таралышалар. Шуңа шәһәр ярминкәләренә йөрү өстәмә кыенлыклар тудырмыймы?
-Авыл хуҗалыгында кыр эшләре төгәлләнсә дә, урыннарда барысын да онытып ял итми халык. Барысы да әкеренләп базар шартларында яшәргә яраклашалар. Шуңа кышкы чорда күпләр үзләре җитештергән прдуктларны реализацияләргә омтыла. Өченче ел инде районыбыз хуҗалыклары Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә ике атнага бер мәртәбә көзге ярминкәдә катнашалар. Авыл эшчәннәре анда 20-25 автомашинага төялеп үзләре игеп үстергән, җитештергән авыл хужалыгы продуктлары белән сату итәләр.
-Бүген адым саен диярлек төрле кибетләр эшләп торганда казанлылар безнең продукциягә мохтаҗмы соң?
-Инде ике айдан артык йөрибез, әле берәүнең дә алып барган товарын сатып бетермичә кире алып кайтканы булмады. Аннан, ярминкәдә сату итүчеләрнең күбесе шәһәр халкы белән нык дуслашып киттеләр ки, безнекеләрнең килүләрен инде күпләр көтеп алалар. Сатуда гадәттәгечә ит, сөт, ашлык, яшелчә продуктлары яхшы үтә. “Азык төлек корпорациясе”, “Балык Бистәсе ВЗП” кебек эре хуҗалыклардан тыш Гөбәйдуллин, Мостафин, Исмәгыйлев, Мингалиев кебек актив фермерларыбыз, район кулланучылар җәмгыяте,”Круг” оешмасы да үз товарлары белән теләп сату итәләр. Бигрәктә сөт продуктларын, сыер, күркә, сарык итен, Чулман балыгын халык яратып, чират торып алалар. Ярминкәләрдә авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм кайбер шәхси хуҗалыклар да бик теләп катнашалар. Масловкадан Михаил Аксаков шәхси ярдәмче хуҗалыгы, мәсәлән, сөт продуктлары белән халыкны сөендерсә,Олы Елгадан Нурислам Мингалиевның үз хуҗалыгында үстергән күркә итенә сорау һәрвакыт зур була. Һәр ярминкәдә 1,5-2 миллион сумлык товар сатыла.
-Шәһәр халкының сорауын инде нык өйрәнеп беткәнсездер?
-Еллар үткән саен хуҗалыкларыбызның сәүдә эшенә ныграк тартылуларын күрергә мөмкин. Эре хуҗалыклар һәм фермерларыбыз хәзер халык ихтыяҗын киңрәк өйрәнү турында уйланалар. Бариев фермерлык хуҗалыгы үзе җитештергән ашлык оныннан әзерләнгән пироглар, чәк-чәк, гөбәдия кебек милли ризыкларыбыз белән шәһәр халкын сөендерсә, Исмәгыйлев районыбызда җитештерелгән сөттән эшләнгән каймак, эремчек, катык, кефир кебек халык арасында сорау зур булган продуктлар белән сату итеп табыш ала. Икенче ел инде Галәветдинов фермерлык хуҗалыгында үстерелгән яшелчәгә дә сорауның артуын күрерәбез. Ни дисәңдә, казанлылар хәзер чит илдән кертелгән товарга караганда, үзебезнең җирлектә экологик яктан чиста булган товарны алып кышлык запас туплап калырга тырышалар. Соңгы елларда шәһәргә алып бара торган товарның күләме һәм сыйфаты да бермә-бер яхшыруын күрергә мөмкин. Аннары ярминкәләрдә без товар бәяләрен хөкүмәтебез тәкдиме белән күтәрмичә бер дәрәҗәдә тотабыз. Аның да әһәмияте бүген бик зур.
Әңгәмәне
Идрис Аметов
язып алды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
20
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар явуы; - төнлә һәм көндез 15-18 м/с тизлектәге көчле җил, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.
МКУ
19
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз