Яңа ачылулар

2016 елның 12 ноябре, шимбә
Узган шимбәдә Олы Елга авыл җирлегендә эшләп килүче  шәхси эшмәкәр Минзөфәр Исмәгыйлов үзенең “Фермер” сәүдә йортын ачты. 
Сәүдә йортында эшмәкәрнең үзеннән кала җирлектә һәм күрше- тирәдә эшләүче тагын дүрт фермерның продуктлары сатуга чыкты.  Икенче көнне исә Котлы Бөкәш авылында олы ремонт эшләреннән соң Котлы Бөкәш авылы мәдәният йорты кунаклар җыйды. Яңартылган бинада тамашачы районыбыз талант ияләренең концерт-тамашасын карап хушланды. Тантаналарда район башлыгы Илһам Валеев катнашты һәм тәбрикләү сүзе белән чыкты.
 
Әлеге чараларыбыз хакында газетабызның киләсе санында укып белерсез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International