“Аһәңле Татарстан”

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

29 октябрь көнне Мөслим районында “Аһәңле Татарстан” дип исемләнгән республика фестиваль-бәйгесенең йомгаклау туры һәм финалы булып узды. Безнең районнан бәйгедә фестивальнең зона ярышларында җиңу яулаган Балык Бистәсеннән Ислам Әхмәтҗанов (җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин) һәм Олы Мәшләктән Инсаф Нәҗмиев (җитәкчесе Рәсим Мөхәрләмов) курайда уйнап ясадылар чыгыш. Йомгаклау турыннан узып ике егетебез дә финалга үттеләр. Ясап Итеп Оста чыгыш, Ислам Әхмәтҗанов бәйгенең җиңүчесе дип табылды һәм 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, сертификатка лаек булды. Инсаф Нәҗмиев дипломант дип табылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International