Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Якташыбыз, талантлы журналист Мансур Мортазинның тормыш һәм иҗат юлы
2016 елның 29 октябре, шимбә
Татарстанда гына түгел, Рәсәй татарларына да киң мәгълүм күренекле журналист һәм публицист Мансур Мортазин 1966 елның 22 нче сентябрендә районыбызның Югары Тегермәнлек авылында туып үсә.
Шушы авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлегенә укырга керә. Икенче курста ике ай укыгач аны армия хезмәтенә алалар, соңыннан университетта укуын дәвам итә. Аннан Мансур романтика эзләп, Себер якларына чыгып китә, шунда Төмән өлкәсе, Төмән районы Акъяр авылында укытучы булып эшли.
Мансур Мортазин университетны читтән торып тәмамлап бетерә, диплом алырга Казанга кайта. Теләге–кабат Себергә китү. Диплом эше җитәкчесе, галимә Флера Сафиуллина белән очрашу, аның бөтен планнарын үзгәртә, ул Мортазинны ”Татарстан яшьләре” гәҗитенә эшкә калырга,”Татарстан яшьләре”гәҗитенең мөхәррире белән очрашырга киңәш итә.
Шулай итеп, Мансур Мортазин журналист булып китә. Журналист булу теләге аның кечкенәдән килгән хыялы. Себердә эшләгәндә үк инде ул бу һөнәр белән бераз танышып өлгерә, чөнки Мансур Мортазин “Татарстан яшьләре” гәҗитенең штаттан тыш хәбәрчесе була һәм аның күп мәкаләләре шушы гәҗиттә урын ала.
Мансур Мортазин үзенең көчен Чаллы шәһәрендә яшәп, ”Ватаным Татарстан”гәҗитенең үз хәбәрчесе, ”Аргамак” журналында баш мөхәррире булып сынап карый.
Казанга кайткач, Мансур Мортазин радиода хәбәрләр бүлегенә җитәкче булып билгеләнә. Шунда эшләгәндә Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” конкурсында катнашып, ”Журналистикада исем”номинациясе буенча лауреат була. Сәләтле журналистка бер урында озак эшләргә туры килми, аны башта “Ватаным Татарстан” гәҗитенә баш мөхәррир урынбасары, аннан “Шәһри Казан” гәҗитенә баш мөхәррир итеп күчерәләр. Газетаның киң катлау укучылары арасында иң популяр чоры иде ул. Шәһәр газетасы булса да, авыл халкы проблемаларын да читкә куймады ул. Чөнки авыл шәһәрне ашатып тора бит...
Мансур Мортазинның журналист буларак төп максаты-дөньяда һәм Россиядә барган вакыйгаларны Татарстанга бәйләп аңлату, кечкенә генә бер факттан да зур сәясәт ясалырга мөмкин булуын искәртү, дөнья дилбегәсе кем кулында икәнлеген халкыбызга төшендерү.
Якташыбыз, талантлы журналистның эшчәнлеген Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, академик Илдус Таһиров, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт Хәким, Айдар Хәлим берничә дистә еллар буе күзәтеп, сокланып, хәер-фатихаларын биреп яшиләр.
Мансур Мортазинның “Дөнья дилбегәсе кем кулында?” исемле сәяси-публицистик китабы 2000 данә белән басылып, тиз арада үз укучыларын тапты. Әдәбиятыбыз корифее Миргазыян Юныс язганча:”Милләтебезнең сафлыгы өчен гаять әһәмиятле эш башкарды,”- журналист һәм публицист якташыбыз Мансур Мортазин.
Мансурның “Тормыш университетлары” гадәти кебек: мәктәп, армия, университет, мөгаллимлек, мөхәррирлек...
Тик аларның һәркайсы аерым игътибарга лаек. Һәр эшләгән җирендә күңелгә якын хисләр тудыра белү, үз укучысын, үз тыңлаучысын таба һәм ышандыра белүе, туры сүзлелеге аерым ихтирам уята.
Рамазан Кәбиров,
Татарстанның атказанган укытучысы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
20
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар явуы; - төнлә һәм көндез 15-18 м/с тизлектәге көчле җил, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.
МКУ
19
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз