20 октябрьдә Балык-Бистәсе районында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Кадирова Рабига Фәйзрахман кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.