Бабайны тәрбиягә аласың килсә

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2017 елдан Татарстанда “ Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу”проектын тормышка ашыру планлаштырыла.

Үзләрен тәрбияләү мөмкинлеген тулысынча яки югалткан 55 яшьлек хатын – кызларны,60 яшьлек ир – атларны гаиләләренә алучыларга ай саен акчалата пособие түләнәчәк. Мәсәлән, IIIгруппа инвалид,яки инвалидлыгы булмаган бабайны,әбине тәрбияләгән өчен ай саен 4 мең сум,II группа инвалидлар өчен – 6 мең сум,I группа инвалидлар өчен 8 мең сум акча түләү каралган.

Өлкәннәрне тәрбиягә алырга теләүче гаиләләрне урыннарындагы социаль службалар сайлап алачаклар һәм алга таба да өлкәннәрнең яшәү шартларын контрольдә тотачаклар.Опекуннар хезмәткә яраклы яшьтә ,суд каршына басмаган,каты авырулы булмаска тиеш.Шулай ук торак шартларының да яхшы,картлар белән туганлык мөнәсәбәтләре булмау сорала.

Тулырак мәгълүмат алу өчен социаль яклаубүлегенә 2-32-04,2-32-75мөрәҗәгать итегез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International