Балалар үзәк китапханәсендә куңелле кичә

2016 елның 15 октябре, шимбә

Шушы көннәрдә район Балалар үзәк китапханәсендә “Батыр егет һәм чибәр кыз” исемле күңелле кичә үткәрелде. 

Балалар халык киемнәре белән турында презентация аша кызыклы мәгълумат алдылар. Әби-бабларының элек милли киемнәрдән ничек киенүе, бизәнүләрен алар бик игътибар белән күзәттеләр.  “Әби сандыгыннан” дип исемләнгән китаплар-кием күргәзмәсен дә бик ошатты алар. Кулдан тегелгән күлмәк-итәкләр, сарафан, чабата һәм башка киемнәр, рәсемле рус халык әкият китаплары күргәзмәдә урын алган иде. Соңыннан укучылар кәгазьгә киемнәрне үзләре ясап карадылар. Бәйрәм балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International