12 октябрьдә Казаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Камалутдинова Хәдия Мингалим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр яңгырады. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.