“Күңелегездә якты учак мәңге дөрләп янсын”

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Октябрь аеның беренче көннәре аеруча күңелгә якын. Бу көнне без өлкән буын вәкилләребезгә тагын бер кат хөрмәт хисләрен җиткерәбез.

Бүген Балык Бистәсе Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, әле күптән түгел генә “корабның җилкәнендә торучы” җитәкчеләрдә кунакта. Татьяна Константин кызы Зубкова һәм Мәсхудә Мирсадетдин кызы Гыйзетдинова – бу исемнәр балыкбистәлеләрнең күбесенә таныш.

Күпме яшь парларның бергә кушылуларына шахит булдыгыз. Ә күпме эти-эниләргә сабыйларының тәүге документларын – туу таныклыгын тапшырып, бәхетле мизгелләре белән уртаклаштыгыз?! Сезнең хезмәт – безнең өчен үрнәк.

Бүген без сезгә кабат саулык телибез! Күңелегездә янган җылы учак мәңге дөрләп янсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International