Яңаарышлылар бүгенге көндә соңгы культураларны суктыруны уңышлы төстә алып баралар.
Без килгәндә Иске Арыш авылы янәшәсендәге 200 гектарлы рапс басуында өч комбайн эшли иде. Хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Шиһаповны без басу читендә очраттык. “Тагын берничә көнгә сузсаң, югалтуларга юлыгуың да бар”,- ди баш белгеч. Әлегә биредә һәр гектардан уртача 7- 8 центнер уңыш чыга икән. Комбайнчылар Илшат Гайнетдинов, Нәсим Әхмәтҗанов һәм Илшат Имамиев вакытның минутын да әрәм итмичә эшләргә тырышалар. Барысы да тәҗрибәле игенчеләр.Илшат Имамиев, мәсәлән, быелгы уракта «Дон» комбайнында ярдәмчесез генә 1,5 мең тоннага якын ашлык суктырып алган. Хезмәттәше Илшат Гайнетдинов урып-җыюны комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган. Хуҗалыкка яңа ике комбайн кайткач, эшләгән комбайнын аның җаваплылыгына калдыралар. ”Тәҗрибәле игенче янәшәсендә яхшы күнекмә алуы күренеп тора, мөстәкыйльлеккә күчкәч тә югалып калмады”,- ди хуҗалык агрономы аның турында. Төшке һәм кичке ашны эш урынына китерәләр биредә. Бункер тулгач автомашинаны көтеп утырасы түгел, Фәнис Валеев «Камаз»ында тиз килеп җитә. Суктырылган рапс орлыгын алар вакытлыча Балыклы Чүкәй авылындагы складка бушаталар. Соңрак мәгълүм булганча, егетләр бу участокта эшне тулысынча тәмамламыйча өйләренә кайтмаганнар. Бүген хуҗалыкта туңга сөрү һәм көзге чәчү кебек мөһим кыр эшләре дә соңарусыз көйле һәм сыйфатлы башкарыла. 400 гектарда көнбагыш һәм кукурузны җыеп суктырасы калып бара.
Идрис Аметов.