Елның елындагыча быел да шәһәр базарларында көзге ярминкәләр башлана.
Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз аны Дәрвишләр бистәсендә 10 сентябрдә башлап җибәрәчәкләр. Шәһәр кешеләренә үз җиребездә җитештерелгән ит, сөт, ашлык кына түгел, күп төрле җиләк-җимеш кайнатмалары белән бал, күп төрле дару үләннәре дә тәкдим итәчәкләр. Бу көнне районнан 30 лап машина баруы көтелә. Ярминкәләр 17 нче декабргә кадәр дәвам итәчәк.