Район Пенсия фонды идарәсе агымдагы елда районыбыз пенсионерларының пенсияләре 4 процентка индексацияләнүен хәбәр итә.
Ул киләсе елда да дәвам итәчәк. Киләсе 2017 елның гыйнварыннан районыбыз биләмәсендә яшәүче 9,5 мең чамасы пенсионер бер мәртәбә түләнә торган 5 мең сум күләмендә түләү алачаклар. Моның өчен аларга пенсия фондына барып өстәмә кәгазьләр тутыру таләп ителми.