Хәзерге заман эштән һәм авырлыклардан курыкмаучы тәвәккәл, кыю кешеләргә буйсына. Мин моңа Каз.Чаллы авылында яшәүче Андреевлар гаиләсе белән аралашып кайтканнан соң тагын бар кат инандым.
Гаилә башлыгы Яков районның газ хезмәтендә эшли, ә хатыны Галина балалар бакчасы ябылганчы аны җитәкләгән. Яков эшлекле кеше. Бер ара хуҗалыктан пилорама сатып алып, такталар ясаган. Хатыны эшсез калагач, үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырырга уйлыйлар. Буш ятканчы, эш башлавың хәерлерәк, диләр бит. Бүген аларның 25 гектар җирләре бар. Анда печән, арпа чәчәләр, чөгендер, кабак, бәрәңге үстерәләр. Шунда ук 150 баш сарыклар да асрыйлар. Җир эшкәртер өчен ЛТЗ тракторлары бар. Кызу эш вакытында башка техникалар белән туганнары, җирле авыл советы башлыгы, фермерларнең берсе Дамир Ногманов та булыша икән.
-Үзебезнең эшне махсус программалар барлыкка килгәч башлап җибәрергә булдык. Кирәкле документлар җыйдык. Комиссия утырышыннан соң безгә 1 миллион 450 мең сум акча күчерделәр. Сарыклар өчен абзар эшләдек. Җәй көннәрендә аларны болында көтәбез. Ә бит эшне бер сарык сатып алудан башлаган идек бит. Икенче көнне ул бәтиләр китерде. Без моңа бик сөендек. Аннанн соң Тукай районыннан 20 баш сарык алып кайттык. Аларны тере килеш, суеп та сатабыз. Итен Казан шәһәрендәге базарларга алып барабыз. Безнең шулай ук сыер, бозау, үгезләр бар. Кризис елы, диләр. Берни дә эшли алмасаң, иртәгесе көнне кризис башлана да инде ул. Бер көнне дә бушка уздырмыйча тырышырга кирәк,-ди хуҗалык башлыгы Яков Михайлович.
Район газ хезмәтенә 1999 елда Каз.Чаллыга газ кертә башлагач эшкә керә. Казанда курсларда укып ала. Егерме елга якын әлеге өлкәдә слесарь караучы булып хезмә куя. Яков Михайлович барсына да ирешергә яратучан кеше. “Күбесе безнең үрнәктә фермер эшләрен ачып җибәрделәр. Без аларга аңлатабыз, булышабыз. Кызларыбызны эшкә өйрәнеп үсте. Олысы Анна башта техникум, аннан соң хокук һәм экономика институтын тәмамлады. МВДда эшли. Балаларыбыз безнең төп булышчыларыбыз. Тырышлыгы өчен улыбызыга хоккей уйнар өчен 40 мең сумлык киемнәр комплетын алып бүләк иттек”,-ди ул.
Галина һәм Яков Андреевлар кунакчыл кешеләр. Без килгән көнне дә өй тулы кунак иде. Бер туганнары Свердловс өлкәсеннән, икенчеләре Владимирдан. Йортта һәрберсенә дә аерым бүлмәләр бар. Кайвакытта кунаклар шундый күп була икән. Шуның өчен икенче катны да җылытып эшләп бетерәселәре бар. Йортлары әле яңа. Ата-анасының иске өен сүтеп биш ай эчендә төзеп чыкканнар аны.
Яковны бер күрүдә ошаттым
“Күңелең киң булса, өйдә дә башкалар өчен урын табыла. Туганнарыбыз еш кайта. Алар белән вакыт күңелле уза”,-ди Галина.
23 ел элек язмыш аны бу якларга алып килә. Үзе Чистай шәһәреннән. Ульянвс өлкәсендә политехник институтны тәмамлап трикатаж фабрикасына эшкә кергән. Анда Яковның туганы белән бергә эшли башлый. Менә ул яшьләрне таныштыра да инде. Ике тапкыр гына очрашалар да, өченче күрешүдә егет аны туган йортына алып кайтып китә. “Нигә иртәрәк кияүгә чыкмадыгыз?”- дип сорыйм Галинадан. Чөнки Яков тәкъдим ясаганда аңа утыз яшь тулган була.
-Артымнан егетләр күп йөрде. Күңелемә хуш килгәне булмады. Ул вакытта авыру әнине дә карый идем, кияү турында уйламадым да. Ә менә Яковны бер күрүдә ошаттым,-дип җавап бирде Галина.
Туй ясаган елны Яковның әтисе дә авырып китә. Алты елга якын аны бергә тәрбиялиләр. Бүген гаиләнең иң өлкән кешесе Мария апа. “Балаларыгыз турында ни әйтә аласыз?”-дип сорыйм аннан.
-Улым минем бик яхшы кеше. Килен булып килгәннән бирле Галина мине хөрмәтләп яшәде. Рәхмәт аңа. Алдагы көннәрендә дә шулай тату, бәхетле яшәсеннәр иде,-диде ул.
-Барлык туганнар да бу йортка җыелыбыз. Шундый туганнарың булу нинди дәрәҗә бит ул,-ди Свердловск өлкәсеннән оныгы белән кайткан Анна Яковлевна.
Эш яратуы белән бергә артист сәләтенә дә ия икән Яков. Ул бик матур җырлый. Авылда үткән концертдларда, Сабантуйларда катнаша. Кызлары Анна да җыр-моңга оста икән. Шуның белән беррәттән дизайнер белән кызыксына. Өйдәге матурлык аның фантазиясе белән эшләнгән. Төсләрне килештереп сайлаган. Аның үз кулы белән ясалган вазадагы кәгазьле чәчәкләр, аккошлар күз явын алырлык. Алар мәктәп елларының истәлеге булып саклана.
Авыл җирендә бакча гаиләне туендыра. Уңышын алганчы күп тырышырга да кирәк шул. Алар үстергән помидорларга күзем төште. Бер төркеме махсус җәймә белән капланган, икенчеләре ачык һавада.
-Җәймәне алмыйм. Үсенте шулай үсә, уңыш бирә. Ачык һавада булганнарының уңышын вакытында җыймасаң фитофтороз дигән чир белән авырый башлыйлар,-ди хуҗабикә.
Хуҗа белән сарыклар күзәттек. Алар кардада йөриләр. “Бездә халык бик яхшы. Бу турыда да языгыз әле”,-ди ул безнең белән саубуллашканда.
Каз.Чаллыда халык бердәм, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Бу безгә билгеләнгән сыйфатларның берсе.



Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотолары.