27 июльдә Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Хәйретдинова Бибинур Хатип кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы , Биектау авыл җирлеге сәркатибе Закирова Гөлназ Шамил кызы котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.