27 июль көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие - Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре “ Без Казанны сайлыйбыз!» акциясен үткәрде. Акция халык арасында 200 һәм 2000 лек купюралар эчендә Казан шәһәре символлары сүрәтен төшерүгә тавыш бирүне популярлаштыру максатыннан уздырыла..Акция барышында мәгълүмати аңлату эшләре алып барылды, тавыш бирү өчен күрсәтмәләр бирелде.