Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе кырында белгечләр семинар уздырды
2016 елның 23 июле, шимбә
«Кама-Агро» хуҗалыгы иген кырында баш белгечләр һәм фермерлар катнашындагы район семинары көндәлек кыр эшләренә багышланды.
Бүгенге көндә хуҗалыкның 250 гектарлы көзге арыш кырында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Биредә барлык агротехник чараларны вакытында үткәргәннәр.
4 комбайн арыш кырында ашлык суктыра. Һәр гектардан уртача 25 центнердан ким чыкмый, дымлылыгы да нормада. Саламын да әрәм итмиләр. Аны туратып кырдан зур дымлылык белән кайтарылган яшел массага кушып сенаж салалар. Хуҗалыкның 200 гектарлы “Раушан“ сортлы арпа кыры да чүп үләннәрсез чиста булуы белән сөендерә. Күренеп тора, басуда үсемлекләрдә еш очрый торган, күпләрнең тәмам үзәгенә үткән, күгәрек, гөмбә авыруларын булдырмау максатында нәтиҗәле эшләгәннәр. “Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгы баш белгече Фәрит Шиһапов бу арпа кырыннан уртача 25-30 центнердан да ким уңыш чыкмаячагын искәртте.
Ни кызганыч, семинарчылар 190 гектар мәйданда игелгән “Эстер” сортлы сабан бодае басуының кайбер авырулары белән зарарлануына тап булдылар. Район “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһапов фикеренчә, үсемлек авыруларына каршы химик эшкәртүләрне бер вакытта да кичектерергә ярамый, аны һәр белгеч үз контрольлегендә тотарга тиеш. Әлеге басу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, чараларның соңаруы, вакытында үткәрелмәве зыянга эшләгән булып чыга. Тәҗрибәле белгечләр фикеренчә, бу сабан бодаеннан гектар уңышы уртача 30 центнердан да ким булмаячак. Ә менә соңармыйча вакытында агрочаралар үткәрелгән булса уңыш күпкә югарырак булыр иде. Күргәнебезчә, һәр төр чараның үзвакытында башкарылуы зур әһәмияткә ия шул. Урып-җыю эшләре алдыннан мондый семинар оештырылуның да үз сере, уңай ягы бар. Алда әле зур мәйданда башкарыласы көзге кыр эшләре тора. Монда инде элеккеге хаталарны кабатламаска кирәк. Моның шулай икәнлегенә семинарда катнашучылар басулардагы хәлләрне үз күзләре белән күреп инандылар.
Идрис Аметов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз