Балык Бистәсендә яңа уңыш ашлыгын суктыруга керештеләр

2016 елның 23 июле, шимбә
Быел беренче булып Балык Бистәсе ВЗП хуҗалыгы игенчеләре яңа уңыш ашлыгын суктыруга керештеләр.
Кульга авылы янәшәсендәге 40 гектарлы көзге арышны суктыруда Илдус Сибгатуллин белән Булат Ханов теземнәргә салынган арышны суктыралар. Хуҗалыкта бу көнне көзге бодайны да турыдан- туры суктыруны Габделхәй Шәрифуллин  экипажы җиңел кулдан башлап җибәрде. Безгә кичен көндәлек эш йомгаклары буенча бодайның һәр гектарыннан 30 центнер уңыш чыгуы хакында хәбәр ирештерделәр. 
 
 
Идрис Аметов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International