Күп еллардан бирле дәвам иткән күркәм гадәт буенча елның-елында олылап үткәрелә торган урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерү чарасы быел да үтте.
Республикабыз хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре катнашындагы комиссия үз эшен “район капкасы” дип йөртелгән “Кама-Агро” хуҗалыгының техника утарыннан башлады. Хуҗалык җитәкчесе Марат Мингалиев сүзләренә караганда, запас частьләр өчен финанслау бераз соңга калганлыктан, әлегә комбайннарның икесен генә әзерлек сызыгына куйганнар. Калганнарын якын көннәрдә тулысынча көйләп чыгачакларына ышандыралар. Аларның барысы да тәҗрибәле механизаторлар белән комплектланган. Хуҗалыкның ындыр табагында исә яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә барысы да әзер. Складларны чистартып тәртипкә китергәннәр. Төрле бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы химик эшкәртүне дә үзвакытында үткәргәннәр. Районыбызның “Масловский”, “Солтан” хуҗалыкларында күргәннәрдән комиссия бик канәгать калды. Комбайнчылар белән әңгәмә дә үзенә күрә имтиханны хәтерләтте. Игенчеләрнең барысы да эш башыннан яңа түләү тәртибе, хезмәтне саклау кагыйдәләре турындагы сорауларга төгәл җавап бирделәр. Яңа Арыш авылы игенчеләре барлык кыр корабларын әзерлек сызыгына куйганнар. “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы җитәкчесе Рәис Гафуровның сүзләренә караганда, яңа уңышны җыеп алуга алар бик җитди әзерләнгәннәр. Һәр комбайнга уртача исәпләгәндә 700 мең сумлык запас частьләр алганнар. Комбайнчылар янгын сүндерү җиһазлары, аптечкалар, эш киемнәре, бияләйләр белән тәэмин ителгәннәр. Кыскасы, комбайннар бүген үк кырга чыгарга әзер. Ындыр табагында да әзерлек яхшы. «Балык Бистәсе ВЗП» хуҗалыгында да уракка ныклы кайгыртучанлык күрелгән. Ә менә районыбызның 50 дән артык фермерлары арасында “Галәветдинов”хуҗалыгына тиңнәр юктыр, мөгаен. Быел да фермер үзенең 7 комбайны белән урып- җыю эшләрен тәмамлагач күршеләргә ярдәмгә барырга исәп итә. Фермер ”Габдриев” хуҗалыгында да уракка әзерлек уңай бәяләнде. Биредә һәр 100 гектарга бер комбайн туры килә. Дәүләт кабул итү комиссиясе җитәкчесе Рәис Миңнуллин районыбызда күргәннәреннән канәгать калуын белдерде.
Хуҗалыкларның эшкә әзерлекләренә килгәндә быел беренчелекне яңаарышлылар алды. Икенче-өченче урыннарга “Галәветдинов”, “Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыклары лаеклы дип табылды. Хәзер инде игенчеләребезгә үстерелгән икмәкне мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыеп аласы гына кала.
Идрис Аметов.