Яңа очрашуларга кадәр, хуш Сәйлән

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Масловка мәктәбе базасында оештырылган “Сәйлән” лагеры ябылу тантанасы булды. Балалар саубуллашу көнендә шатлыклы, дулкынлану, шул ук вакытта ямансу хисләр кичерделәр. Бүген алар әти-әниләре каршында концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар.

Лагерьда өч атна дәвамында барлыгы район үзәге һәм авыллардан 71 бала ял иткән. Биш отрядка бүленеп, һәркайсына исемнәр уйлап тапканнар. Һәрберсенең үз әйдаманы бар.

–Балаларның ялын күңелле үткәрергә тырыштык. Барлыгы 87 чара оештырдык. Ике тапкыр экскурсиягә чыктык. Берсе Казан, икенчесе Чистай шәһәренә бардык. Уеннардан ял иткән арада үзебез чүпләгән мәйданны җыештыра, чәчәкләргә су сибә идек. Тәрбияле балалар үстергәнгә әти-әниләргә зур рәхмәт җиткерәсем килә,–диде лагерьның координатчысы Әлфия Мөхәммәтҗанова . “Зур җаваплылык таләп итә торган көннәр булды бу. Яллар тыныч, әйбәт үтте. Балалар белән эшләве дә җиңел булды”,–диде шәфкать туташы Ләйсән Шәйхетдинова.

Бәйрәм барышында ата-аналар балаларга көч биреп кул чабып утырдылар. Һәр отрядның да чыгышлары игътибарга лаек иде. Кайберләре биюләре белән шаккатырса, икенчеләре җыр башкару осталыгы белән аерылып торды. Оста итеп шигырь сөйләүчеләр дә булды. Алтынчы отряд – әйдаманнар төркеме көйле-биюле сәламләү чыгышы ясадылар. Әйдаманнар бүген нинди уй-хисләр  кичерә соң, балалар белән эшләве аларга ошадымы икән?

–Минем элек бер атналык лагерьларда гына әйдаман булып эшләгәнем бар иде. “Сәйлән” легеры өч атна дәвам итте. Әйдаман эшенә зур җаваплылык белән тотындым. Балалар белән эшләве кызык һәм күңелле булды. Конкурсларга бөтен булган көчне җыеп, фантазияне эшкә җигеп әзерләндек. Берничә ел рәттән лагерьга йөрүче балалар бик булыштылар. Киләсе елда да эшләргә исәп бар,–ди беренче отряд әйдаманы Илсөяр Зиннатуллина.

–“Сәйлән” лагерында әйдаман булып беренче тапкыр катнашам. Мин балалар белән эшләргә бик яратам. Балаларның һәр көнен дә бәйрәмчә күңелле үткәрергә тырыштык. Төрле иҗади бәйгеләр оештырдык. Балалар да бик теләп катнаштылар,–диде бишенче отряд әйдаманы Рамил Имамов.

Бәйрәмнең иң дулкынландырган мизгеле килеп җитте. Актив балаларга, бәйгеләрдә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар. “Мисс иҗатчы”, “Мисс тапкыр”, “Мисс ягымлы”, “Мисс җитәкче”, “Мисс хореограф” һәм башка күп төрле исемнәргә лаек булучылар булды. Шулай ук егерме бер көн дәвамында ГТО нормаларын да тапшырган алар. Иң яхшы сикерүче, турникта күтәрелүче, алга иелүчеләр билгеләнгән. “Мисс сәйлән-2016”, “Кечкенә принцесса” га ия булучыларны да әйтеп үттеләр.

Балалар да лагерь дәвамында җыйган уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

–Без сеңлем белән икенче ел рәттән “Сәйлән” лагеренда ял итәбез. Безгә бик ошый. Сеңлем “Улыбка”, ә мин “220 Вольт”  отрядында булдым. Миңа “Голос дети”, “Алло, мы ищем таланты” конкурслары бик ошады. Үзем дә катнаштым, җырладым,–ди Камилә Вафина. “Мин “Сәйлән-мода” конкурсында катнаштым. Без анда пакет, кәгазьләрдән төрле костюмнар ясап кидек”,–дип сүзгә кушылды сеңлесе Зәринә. “Мин бу лагерьда беренче ел гына ял итәм. Монда бик күңелле. Төрле конкурсларда катнаштым. Дискотекада биедек. Бик күп яңа дуслар белән таныштым. Бик тәмле ашаттылар да”,–ди Ралинә Галиуллина.

                                                            Гөлназ Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International