15 июльдә Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллина Зәйтүнә Галиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр яңгырады һәм Тегермәнлек авылы җирлеге сәркатибе Ситдикова Зөлфирә Гариф кызы белән берлектә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйвасын башкаручы Шакирова Нурия Габдулла кызы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.