10 июльдә Чыршылы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шәрәпова Әминә Шәрәп кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләрне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.